Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Комиссия утырышында катнашты
2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы социаль-икътисади үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәргән утырышта нәкъ бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә кую буенча фикер алыштылар.
Утырышта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Хөкүмәт әгъзалары, төбәк башлыклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Владимир Путин утырышны ачып, май указлары гражданнарның иң мөһим проблемаларын үз эченә алган, һәм аларның уңышлы хәл ителеше миллионлаган кешенең яшәү перспективасын билгели, дип белдерде. Указларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, шул ук вакытта медицина, белем бирү, социаль хезмәтләр сыйфатын күтәрү, гражданнарның, шул исәптән авария хәлендәге йортта яшәүче күп балалы гаиләләрнең дә торак шартларын яхшырту, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүче хакимият органнарының һәм оешмаларның эшчәнлеген яхшырту, киләчәк үсеш һәм икътисад үсешенең башлангыч факторы буларак хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру каралган.
“Соңгы вакытта икътисади үсеш темплары акрынайды, әмма бу өстенлекләрне үзгәртү өчен сәбәп түгел, ә, киресенчә, аларга тагын да игътибарлырак карарга һәм бурычларны төгәл билгеләү зарур”, - диде В.Путин.
Соңгы 20 елда Россия беренче тапкыр халыкның табигый артуына иреште. Россиядә беренче тапкыр гомер озынлыгы 71 яшь чамасы тәшкил итте.
“Социаль хезмәтләр сыйфатының сәламәтлек саклау, мәгариф, фән өлкәсендә эшләүче кешеләрдән торганын беләбез һәм шуңа күрә бу категориягә керүче гражданнарның хезмәт хакын күтәрүне планлаштырдык. 2013 елда куелган күрсәткечләргә якынайдык”, - диде Владимир Путин.
Шулай итеп, илдә табиблар 42 мең сумнан артык хезмәт хакы ала башлады, вуз укытучылары – 40тан артык, фәнни хезмәткәрләр – 41дән артык, укытучылар -29 мең сумнан. Якындагы елларда урта медперсонал һәм мәдәният хезмәткәрләре хезмәт хакы да бу дәрәҗәгә якынаячак.
Демография өлкәсендә уңай тенденцияләрне ныгыту һәм кискен социаль проблемаларның берсен хәл итү өчен, балалар бакчаларында чиратларны бетерү планлаштырылган. Ике елда 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар өчен өстәмә 670 мең урын булдырылган. Агымдагы елда Хөкүмәт тарафыннан федераль бюджеттан бу максатларга 50 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, ә ике елда барлыгы – 100 млрд. сум. Бер елдан программа ябыла.
Указларда билгеләнгән тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе – гражданнарның торак шартларын яхшырту. Авария хәлендәге йортларда яшәүче кешеләрне күчерү буенча эш бара. Быел 2,8 млн. кв. метр шундый йортларны сүтү планлаштырыла, ә 2017 елның 1 сентябренә кадәр барлыгы 11 млн кв. метрдан артык, шул исәптән 10 млн. кв. метрдан артыгы – ТРК ярдәм фонды катнашында.
В.Путин фикеренчә, гражданнарга муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре, шулай ук “бер тәрәзә” принцибы буенча күп функцияле үзәкләр күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатын бәяләү мөмкинлеге бирүче система булдыру мөһим бурыч булып тора.
Вице-премьер – Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Приходько белдергәнчә, 2014 елда май указларын гамәлгә ашыру өчен 600 млрд. сум чамасы акча юнәлдерү планлаштырыла, ә киләсе 2 елда финанслау күләмнәре тагын да югары булачак.
Шулай ук социаль сәясәт чараларын финанслау 1,6 тапкыр артачак: 2014 елда 205 млрд. сум булса, 2016 елда – 325 млрд. сум.
“2014-2016 елларга исәпләнгән федераль бюджет турындагы законда гомуми сумма 2 трлн. сумнан артып китә. Бу акчаның яртысыннан артыгы тормыш сыйфатына, социаль һәм демографик вәзгыятькә йогынты ясаучы май указларын гамәлгә куюга юнәлдереләчәк”, - диде Приходько.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз