Комитет Дәүләт Советына “Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык турында”гы закон проекты кабул итәргә тәкъдим итте

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Анда депутатлар, бер республика һәм ике федераль закон проектын карады, шулай ук Сахалин депутатларының федераль үзәккә мөрәҗәгать итүләрен хуплау уңаеннан фикерләрен белдерделәр.


Комитет рәисе Марат Галиев, депутатларга “ТРда дәүләт-шәхси партнерлык турында”гы ТР закон проектына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын тәкъдим итеп, документның ТР Президенты йөкләмәсе буенча эшләнүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, законны куллану тәҗрибәсе, аның аерым маддәләрен үзгәртергә кирәклеген күрсәтте. Төзәтмәләр кертү барышында бәйсез экспертиза ясалды, комитетның, аерым депутатларның һәм министрлыкларның тәкъдимнәре исәпкә алынды. Депутатлар төзәтмәләр буенча фикер алышкач, Дәүләт Советына закон проектын икенче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итәргә булды.


Аннары комитет РФ Торак кодексына һәм “Комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеге буенча дәүләт идарәсе турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән федераль закон проектларын карады. Беренчесендә авария хәлендә дип табылган күп фатирлы йортларда бина милекчеләрен агымдагы ремонт өчен түләүдән азат итү карала. Икенчесендә комарлы уеннар оештыручыларга дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр файдасына 10 процент салым салу карала. Комитет Дәүләт Советына бу федераль закон проектларын хупларга тәкъдим итте.


Комитет әгъзалары Сахалин өлкәсе Думасының РФ хезмәт һәм социаль яклау министрына, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр түләү кагыйдәсенә үзгәрешләр кертү турындагы мөрәҗәгатен карады. Мөрәҗәгатьтә ялгыз инвалидлар һәм 70 яшьтән өлкән эшләми торган пенсионерлар өчен субсидия алуга документлар җыю процедурасын кыскартырга кирәклеге турында сүз бара. Хәзерге вакытта алар субсидия алу өчен 6 ай саен документ җыя. Сахалин закон чыгаручылары, бу категориягә керүче

гражданнарның катнашыннан тыш, кирәкле документларны электрон документ әйләнеше системасы буенча алып, субсидия түләү срогын озайту мөмкин, дип саный. Комитет бу мөрәҗәгатьне хупларга карар итте, диелә Татарстан Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International