Алабугалылар Җиңү Көнен бәйрәм итә

2014 елның 13 мае, сишәмбе
2014 нче елның 9 нчы маенда Ленин мәйданында Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү Көненең 69 еллыгына багышланган митинг узды.
Алабугалыларны бәйрәм белән Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, шәһәр ветераннар Советы рәисе Рәкыйп Мөбәрәкшин котладылар.
Аннан соң алабугалылар игътибарына “Җиңү юллары белән” дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.
Тамашадан соң бәйрәм парады үтте һәм аннан соң район башлыгы, бәйрәм кунаклары, районның предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, алабугалылар Хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International