ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агетлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубының лидерлары белән очрашуында Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, берничә тикшерү органнары вәкилләре.
Эшмәкәрләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Инвестицион климат яхшыруы - бөтенебез өчен дә уртак мәсьәлә. Бизнеска уңайлы шартлар булса, ул үсәчәк. Һәм без үз чиратыбызда, бизнеска ихтыяҗларын истә тотып, карарлар кабул итәргә тиеш», - дип саный Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшмәкәрләр, эшләргә, өстәлмә бәя булдырырга теләүче кешеләр буларак, җәмгыятьтә авторитетлы булырга һәм дәүләт хакимиятеннән ярдәм күрергә тиешләр.
Кеше теләсә кайсы урында үз эшен яхшы башкарырга һәм аннан канәгатьлек алырга тиеш, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул, Казанның ИТ-паркында түгәрәк өстәл форматында узган Бөтенроссия икътисад форумында, Глобаль шейперлар бергәлеге вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. да катнашты.
Глобаль шейперлар (лидерлар) бергәлеге – яшь лидерларны глобаль процессларга һәм уртак инициативаларга җәлеп итү өчен халыкара платформа. Бүген бергәлеккә бөтен дөньядан 3 меңнән артык яшь лидерлар җәлеп ителгән. Ул Бөтендөнья икътисади форумы программасына яшь лидерларны дөньяви элита вәкилләре белән аралаштыру максатыннан кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья икътисадый форумының Глобаль шейперлар берлеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу “түгәрәк өстәл” форматында Казанда югары технологияләр өлкәсендә – ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры министр Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
2014 елның 15 маенда Әлмәттә республика һәм муниципаль хакимият органнары катнашында бюджет һәм салым өлкәсендәге яңалыклар турында өйрәтүле киңәшмә булды. Көн тәртибенә “Программалы бюджет” һәм “Физик затларның күчемсез милкенә салым” дигән мәсьәләләр куелган иде.

Программалы бюджет турында ТР финанс министрлыгының бюджет бүлеге башлыгы Гера Герасимова сөйләде.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин семинарда катнашучыларны республика бюджетының агымдагы тутырылышы һәм формалашуы белән таныштырды. 2014 елга республика бюджетының дефициты 9,6 млрд сум тәшкил итә.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 15 нче май 11 сәгать 30 минутта, ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның икътисад министры каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узачак. Ул онлайн режимда трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.
Утырыш кысаларында министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова 2014 нче елның беренче кварталында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерәчәк.
Министрлыкның конкуренция үсеше бүлеге башлыгы Ильяс Галимов 2014 нче елның беренче кварталында, ТР дәүләт заказын формалаштыру, аның белән идарә итү, шулай ук министрлык ихтыяҗлары өчен заказлар билгеләү барышында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы чаралар турында сөйләячәк.
Базар, сәүдә эшчәнлеген дәүләтнең тәртипкә салуына кагылган федераль законга игътибарлырак карый башлады. Бу хакта бүген Казанга “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренцияне тәэмин итү” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Андрей Кашеваров белдерде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Андрей Кашеваров “Сәүдә эшчәнлеген дәүләтнең тәртипкә салу нигезләре турында” федераль законга тукталды. Аның сүзләренчә, бу документны дүрт ел гамәлгә кертү барышында ул үзенең максатына ирешкән. “2013 елның урталарыннан базар, сәүдә эшчәнлеген дәүләтнең тәртипкә салуына кагылган федераль законга игътибарлырак карый башлады”,-диде ул.
Шуның белән бергә, бу законда киләчәктә дә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип искә төшерде Андрей Кашеваров.
Республикабыз 2013 елда нәтиҗәлелекне бәяләү буенча лидерлыкны саклап кына калмаган, ә Россиянең башка төбәкләре алдында үз өстенлеген тагын да арттырган. РФ Хөкүмәте сайтында өчьеллык чорга күрсәткечләрнең динамикасын исәпкә алып, үткән елга төбәкләрнең рейтингы бастырылган. 20 төбәк-лидер арасында икенче урынны Төмән өлкәсе алып тора, өченчедә – Ханты-Манси автономияле округы – Югра.
Өчьеллык чорда икътисад үсеше дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия) Республикалары, Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре лидер булган.
Социаль үсеш дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Ингушетия Республикасы һәм Санкт-Петербург иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Менделеевск районындагы «Аммоний» метанол һәм карбамид заводының төзелеш мәйданчыгында булды. Ул төзелеш барышы белән танышты һәм бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Төзелеш мәйданчыгында Татарстан Президентына предприятие цехларының берсен күрсәттеләр, анда җайланмаларны сынап карау эшләре алып барыла. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үзәк оператор пунктын, йөк терминалы һәм әзер продукция склады төзелеше мәйданчыгын карап чыкты.
21 май көнне Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль медиа» форумы булачак. Форумда катнашучы ТРның коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары экспертлары үзара хезмәттәшлекне ныгыту, коммерциячел булмаган оешмалар тармагы проектларына булышлык итү өчен уникаль медиамәйданчыклар булдыру турында сөйләште.

Форумны оештыручы - «НКО + плюс» проекты.

Очрашу 2014 елның 21 маенда 11 сәгатьтә «Гранд отель Казан»ның «Салих Сәйдәшев» конференцияләр залында була.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге ачылды.
Региональ инжиниринг үзәгенең төп максаты – Россия төбәкләрендә симуляция үзәкләрен булдыру аша, РФ сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү өчен кирәкле булган 32 белгечлек буенча медицина симуляторларын апробацияләү һәм эшләү.

Бу үзәктә Вероника Скворцовага “Эшләнмәләр һәм инженерия” махсус лабораториядә башкарылган яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Икенче “Клиник очраклар һәм методика” лабораториясендә министрга медицина симуляторларының төп юнәлешләр - лапароскопия, ангиография, эндоурология, гинекология буенча эшләвен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International