Татарстан 2013 нче елда нәтиҗәлелекне бәяләү буенча лидерлыкны саклап кына калмаган, ә Россиянең башка төбәкләре алдында үз өстенлеген тагын да арттырган. РФ Хөкүмәте сайтында өчьеллык чорга күрсәткечләрнең динамикасын исәпкә алып, үткән елга төбәкләрнең рейтингы бастырылган.
2012 нче елның ноябрендә Хөкүмәт тарафыннан расланган методика нигезендә федерация субъектларының башкарма хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге бәяләнгән.
2013 нче елда нәтиҗәлелекне бәяләү буенча Татарстан Республикасы лидерлыкны саклап кына калмаган, ә башка төбәкләр алдында үз өстенлеген тагын да арттырган. 20 төбәк-лидер арасында икенче урынны Төмән өлкәсе алып тора, өченчедә - Ханты-Манси автономияле округы – Югра.
20 төбәк-лидер исемелегенә Саха Республикасы (Якутия), Әстерхан өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Сахалин һәм Тамбов өлкәләре, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород һәм Липецк өлкәләре, Чувашстан Республикасы (20 нче урында) кергән.
Өчьеллык чорда икътисад үсеше дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия) Республикалары, Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре лидер булган.
Социаль үсеш дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Ингушетия Республикасы һәм Санкт-Петербург иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
2011-2013 нче елларда Чечня Республикасы, Чукотка һәм Ямал-Ненец автономияле округлары башкарма хакимиятләре органнары эшчәнлеге югары бәя алган.