8 сентябрьдән алып 16сына кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) базасында “Global village on the move” халыкара мәктәбе үтәчәк. Мәктәп кысаларындагы барлык чаралар һәм секцияләр инглиз телендә узачак.
Екатеринбургта Э.С.Яламов исемендәге Урал оптика-механика заводы мәйданчыгында Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышы уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук башкарма хакимияте органнары вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, профиль предприятиеләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ-2014" күргәзмәсе кысаларныда узган "Сәнәгать интеллект эзли: глобаль трендлар һәм Россия үзенчәлеге" пленар утырышында катнашты.