Әлмәттә ТР муниципаль районнары халык социаль проектларының беренче этабы үтте

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яшьләр үзәгендә ТР муниципаль районнарының (шәһәр округларының) халык социаль проектларының беренче этабы үтте. Анда үз проектлары белән 15 район, шул исәптән Әлмәт районы катнашты.

Районнар арасында 36 миллион сум уйнала. Катнашучыларның һәркайсы икешәр проект тәкъдим итә. Барлык районнарның да җиңүгә өмете бар. Әлмәттән Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең “Сугыш балалары”, Мәдәният идарәсенең “Күпмилләтле Әлмәт”, Сәламәтлек саклау идарәсенең “Онкологик авыруларга паллиатив ярдәм” дигән проектлары куелды.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, конкурс комиссиясенең рәистәше Римма Ратникова әйтүенә караганда, комиссия 100дән артык проект белән танышкан. 10 җиңүчене (алар проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сум алачак) һәм 43 лауреатны сайлап алу күздә тотыла, әмма аларның саны артыграк та булырга мөмкин. Конкурс комиссиясе әгъзаларының фикеренчә, яхшы проектларның берсе дә читтә калырга тиеш түгел.

Бер атнадан җиңүчеләргә һәм лауреатларга сертификатлар тапшыру булачак.

 

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре рәсми сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International