8 сентябрьдән алып 16сына кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) базасында “Global village on the move” халыкара мәктәбе үтәчәк. Мәктәп кысаларындагы барлык чаралар һәм секцияләр инглиз телендә узачак.
Аерым алганда, “Global village on the move” – Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты һәм Лихай Университетының Ли Якокки институтының (АКШ) уртак проекты. Проект Россия икътисадында нефть-газ-химик секторда халыкара эшмәкәрлекне үстерүгә, шулай ук ширкәтләрдә команда эшендә лидерлык һәм тәҗрибә эшен үстерүгә юнәлтелгән. Мәктәп эше Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Программа барышында республиканың инвестицион потенциалын һәм инфраструктурасын тәкъдим итүгә багышлаган панель секцияләр планлаштырылган. Секцияләр эше барышында Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында потенциаль чит ил партнерларына инвестицияләүнең шартларын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.
Программаның төп аудиториясе – үзләренең квалификацияләрен үстерергә һәм компанияләрендә халыкара хезмәттәшлек өчен мөмкинлек табарга теләгән 25 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге кешеләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Интертат.ру