ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2014 ел
шимбә

«РОСНАНО»ААҖ наноиндустрия өлкәсендә бишенче Россия яшьләр  премиясенә конкурс  оештыра.

Кырымда  ZakazRF.ru федераль электрон сату майданы эшли башлады. Аның операторы - Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара бәйләнешләр агентлыгы дәүләт унитар предприятиесе.

2014 елның 11 нче июлендә Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе утырышы узды. Анда  Татарстан Республикасы оешмаларында Хезмәт җитештерүчәнлеге сораулары каралды.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда 2014 елдагы капиталь ремонт программасы 40 муниципаль районның барлык объектларында башланды. Биш муниципаль берәмлекнең җиде объектында эшләр графиктан 20%ка соңга калып бара (Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Мөслим районнары, Чаллы ш.).


11
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 14 нче июлендә Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә Кырым эшкуалыкка ярдәм итү фонды Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге директоры Артём Наумов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе белен очрашу оештыра.

2014 елның 9 нчы июлендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Кинәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр  Терентьев  уздырды.

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле Тимур Нагуманов һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Идел буе федераль округы бизнес-омбудсменнары Советы утырышында катнашты.

Совет РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле һәм РФ Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле арасындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич йөкләмәсе буенча, булдырылган.

2014 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 64,0 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2013 елның шул чорына 104%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында терлекчелек үсеше перспективалары һәм аның торышы мәсьәләләре буенча булган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актаныш муниципаль районында булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International