Экспортка юнәлдерелгән оешмаларны 2014 елның 15 июлендә “Халыкара йөк ташу” темасы буенча махсус түләүсез семинарга чакырабыз.
Әлеге семинарның эксперты икътисад фәннәре буенча кандидат, тышкы икътисадый эшчәнлек һәм логистика буенча эксперт П.С. Травинский (Мәскәү) чыгыш ясаячак.
Семинар барышында эшмәкәрләр төрле транспорт белән йөк ташу узенчәлекләрен өйрәнәчәкләр. Элеге белемнәр рискларны минимальләштерүгә һәм экспорт товарларын тапшыруын оештырырга ярдәм итәчәк.
Семинар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгынын актлар залында үтәчәк(Казан шәһәре, Московская ур., 55, 4 этаж). Башлана 10 сәгатьтә һәм 17 сәгатьтә тәмамлана.
Семинарда катнашу өчен регистрацион форма тутырырга һәм tatexport@yandex.ru электрон адресына 2014 елның 14 июль 18.00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк (Excel форматында)
Барлык сораулар буенча Татарстанның экспортка ярдәм күрсәтү үзәгенә Грезнева Ольга Викторовнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон 223-06-74, Казан шәһәре, Чернышевский ур., 33.