Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлеген һәм Татарстан Республикасының дәүләт программаларын эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 ел, 31 декабрь, 1199 нчы карары белән расланган Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлегенә үзгәреш кертелгән:
-Коррупциягә каршы тору инструментларын һәм механизмнарын (шул исәптән хокукый һәм оештыру) камилләштерү;
-норматив хокук актларында һәм норматив хокук актлары проекларында коррупциоген факторларны корруп циягә каршы экспертиза үткәрү ярдәмендә ачыклау һәм бетерү, норматив хокук актлары проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен шартлар тудыру;
-коррупция торышын мониторинг тикшеренүләре үткәрү юлы белән бәяләү;
- коррупциягә каршы белем бирүне һәм коррупциягә каршы пропаганданы активлаштыру, гражданнар җәмгыятенең кадрлар, матди, мәгълүмати һәм башка ресурсларын коррупциягә каршы торуга җәлеп итү;
-дәүләт органнары һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең халык өчен аңлаешлы һәм ачык булуын тәэмин итү; аларның гаражданнар җәмгыяте белән элемтәләрен ныгыту, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы активлыгын стимуллаштыру;
-дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны гамәлгә ашырганда ачык, намус белән эш итүне һәм конкуренцияне тәэмин итү;
-эшмәкәрлеккә (бизнеска) административ басымны акрынлап киметү;
- хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү;
- көн- күрештәге коррупцияне минимальләштерү;
-дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы торуын стимуллаштыру.