2014 елның 11 нче июлендә Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы оешмаларында Хезмәт җитештерүчәнлеге сораулары каралды.
Әлеге сорау буенча Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне саклау технологияләре үзәге” идарәсе рәисе директоры Евгений Мартынов чыгыш ясадылар.
Утырышка Татарстан Республикасының 60 лап сәнәгать оешмалары чакырылган иде.