ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле Тимур Нагуманов һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Идел буе федераль округы бизнес-омбудсменнары Советы утырышында катнашты.
Совет РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле һәм РФ Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле арасындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич йөкләмәсе буенча, булдырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар, аерым алганда, төзелеш өлкәсендә административ процедуралар вакытын кыскарту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Моннан тыш, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыргандагы административ киртәләргә кагылган мәсьәләләр каралды.
Совет утырыш нәтиҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләренә әлеге проблемаларны хәл итү буенча иң яхшы эш тәҗрибәләре турында мәгълүмат җибәрергә карар кылды, дип хәбәр итә ТР буенча баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
ТРда кече һәм урта бизнеста якынча 480 мең кеше эшли. 2011-2013 нче елларда ТР кече һәм урта предприятиеләре саны 19 процентка артты.
Татарстанда бизнес алып баруда булган проблемалар арасында еш кына төзелешкә, милекне теркәүгә рөхсәт алу, лицензияләр бирү, электр энергиясенә һәм газга тоташтыру, тикшерү уздыру, бизнес өчен җир алу, сыйфатлы офис һәм производство бүлмәләре белән бәйле проблемалар билгеләнелә.
«Татар-информ»МА