2014 елның 11 октябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм чараларын оештыру кысаларында республиканың 4 муниципаль районында «Бизнеска атлыйбыз» дип аталган зона конференцияләре узды: 11 октябрьдә – Түбән Кама шәһәрендә, 12 октябрьдә – Бөгелмәдә, 13 октябрьдә – Чистай шәһәрендә һәм 14 октябрьдә – Байлар Сабасында.
Конференция кысаларында республикада яшьләр эшкуарлыгын үстерү проблемалары тикшерелде, «Менеджмент», «Бизнес-планлаштыру», «Идарә ярышлары» секцияләре эше оештырылды, «Яшьләр эшкуарлыгы проблемалары һәм перспективалары» темасы буенча «түгәрәк өстәл» утырышы үткәрелде.
Конференциядә иң актив һәм иң уңышлы катнашканнар программаның икенче өлеше – бизнес-лагерьларга чакыру алдылар. Алар 2014 елның ноябрендә Яр Чаллы, Нурлат һәм Әлмәт шәһәрләрендә оештырылачак.