Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» бәйгесендә катнашуга эшкуарларны әзерләү буенча семинар узды

2014 елның 17 октябре, җомга

Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының (www.fasie.ru) «Коммерцияләштерү» бәйгесендә Татарстан Республикасы эшкуарларын катнаштыруга ярдәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Инновацияле проект белән идарә итү» дип аталган бушлай семинар оештырылды.

 
Семинар барышында гариза материалын (бизнес моделен һәм инновацияле проект үсеше этапларын сурәтләү, интеллектуаль милекне яклау, инновацияле проектларны финанслау ысуллары проблемалары) тутыруга караган актуаль мәсьәләләрнең киң исемлеге каралды. Моннан тыш, дәүләт һәм үсеш институтлары ягыннан инновацияле проектларга ярдәм итүнең башка ысуллары һәм юнәлешләре дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International