Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды

2014 елның 17 октябре, җомга
2014 елның 16 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе, Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды.
Видеоконференция режимында утырышта Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан Икътисад министрлыгының Территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гайнуллин катнашты.
Утырыш барышында Россия Федерациясе моношәһәрләренең комплекслы инвестицион планнарының максатчан күрсәткечләренә ирешү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Республикасыннан Чистай моношәһәре проблемалары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International