Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча федераль ресурс үзәге тарафыннан Идарәче кадрларны әзерләү программасын тыңлаучылар исемлеге расланды.
2014/2015 уку елына Татарстан Республикасыннан 168 кеше кабул ителде.
Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлау анда катнашучыларга киләчәктә хезмәт баскычын уңышлы үтәргә ярдәм итә. Программаның нәтиҗәлелеге турында аны тыңлаучыларның карьера үсеше дә дәлилли: 67%ы вазыйфасында үскән, 70%ы үз проектын уңышлы итеп тормышка ашырган, ә алынган белем һәм күнекмәләр аларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм иткән, 12%ы үз бизнесын ачкан.
2014/2015 уку елында Программада катнашучылар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/KadrovayaPolitica/PPPUpravKadrov.html.