Рөстәм Миңнеханов «2030 стратегиясе» турында: Бүген безнең өчен читтән караш бик мөһим

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

атарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте.

Конференция Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.

«Бүген Татарстан үсешенең перспектив юнәлешләрен формалаштыру өчен актив эш алып бара, бу безнең икътисадны кыска срокта да, шулай ук озакка исәпләнгән срокта да үстерүгә этәргеч булачак. 15 елга алдан планлаштыру өчен шундый ук чорда нинди үзгәрешләр булуын анализларга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Соңгы 15 елда җыелма региональ продукт күләме (ҖРП) буенча Татарстан 2,2 мәртәбәгә үскән, икътисад структурасында да зур үзгәрешләр бар. Республика сәнәгатендә эшкәртү җитештерүләре өлеше 53 дән 70%ка кадәр арткан, нефть эшкәртү күләме 2,9 мәртәбәгә арткан, һәм бүген Татарстан 17 млн. тонна нефть эшкәртә.

«Республикада икътисад үсешенең яңа җитештерү комплекслары булдырылган. Бу – Кама территориаль инновацион-җитештерү кластеры. Кластерның өстенлеге – 30 км радиуста урнашкан катнашучыларның бер урынга туплануы, шулардан: «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «КАМАЗ», «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шина» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм башкалар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кластер предприятиеләрендә суммар хакы 600 млрд. сум булган инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексына аерым тукталды, комплекс илебездә нефть эшкәртүче заводларның иң эресе санала. 2015 ел азагына нефть эшкәртү тирәнлеген 95%ка җиткерү планлаштырыла.

«ТАИФ-НК» заводын яңарту нәтиҗәсендә 2012 елда регион Россиядә беренче мәртәбә дизель ягулыгын 100-процентлы җитештерүгә күчте, ул евро-5 стандартларына туры килә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республика икътисадында «Алабуга» МИЗ бик мөһим роль уйный. Бүген аның территориясендә 49 резидент-компания теркәлгән, 15 заманча завод эшләп килә, 87 млрд. сум күләмендә инвестицияләр үзләштерелгән, 5 мең эш урыны булдырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада технопарклар һәм индустриаль мәйданчыклар үсә, шулардан – Европада иң эреләрдән саналган «Мастер» Кама индустриаль паркы, аның мәйданы 600 мең кв. метр, «Химград» технополисы, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк.


«Без заманча инновацион үсеш ноктасы – Иннополис шәһәрен төзибез, - диде Рөстәм Миңнеханов аннары. – Монда 155 мең кеше өчен яшәү һәм эшләү шартлары булдырылачак. 2015 елда Иннополиста Университет һәм технопарк, барлык кирәкле инфраструктура төзеләчәк, барлыгы 350 мең кв. метр, шулай ук башта килеп урнашачак 5 мең кешегә торак инфраструктурасы да булдырылачак».

«Барлык бу проектлар стратегик үсеш планнарына нигезләнә. Бу нокталарның нәтиҗәле эшләве планлаштыру зарурлыгын тагын бер кабат раслый, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Шул максатларда 2012 елдан бирле без, «Леонтьев үзәге» белән бергәләп, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе проектын эшлибез. Безнең өчен бүген читтән караш бик мөһим – бөтендөнья икътисады үсеше трендларын без дөрес аңлыйбыз микән, безнең конкуренциядәге өстенлекләребез нинди һәм без аларны ни дәрәҗәдә кулланабыз».

Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә СПбДУ Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, «Яңа икътисадый үсеш» хуҗалык партнерлыгы президенты Михаил Дмитриев, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Strategy Partners Group президенты Александр Идрисов, чит илләр экспертлары - Бөекбританиядән региональ брендинг буенча белгеч Дж. Макклори, Россия Бөтендөнья банкы баш икътисадчысы Биргит Ханзль һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International