Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрелү турында игълан итә

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

 Документ текстына сылтама: http://mert.tatarstan.ru/rus/Corruption_counteraction/ae.htm?corrupt_id=3445

Иҗтимагый фикер алышулар срогы (эш көне): 5

Тикшерүне үткәрү датасы: 30.04.2015 - 12.05.2015

Катнашучылар фикерләрен юллау өчен почта адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55

Катнашучылар фикерләрен юллау өчен электрон почта адресы: Zufar.Shagiev@tatar.ru

Җаваплы зат: Шаһиев Зөфәр Илдарович, стратегик үсеш бүлеге башлыгы: (843) 524-90-29

Фикер һәм тәкъдимнәрне юллау тәртибе: Стратегия проектына кагылышлы  фикер һәм тәкъдимнәр электрон формада яисә кәгазьдә язмача югарыда күрсәтелгән адреслар буенча җибәрелә.

 

Фикер һәм тәкъдимнәргә карата куелган таләпләр:

1. Стратегиягә кагылышлы фикер һәм тәкъдимнәр электрон формада юлланган очракта, гражданинның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), почта адресы, фикер яисә тәкъдимнең асылы, датасы күрсәтелеп, ул .doc/.docx форматында язылган булырга тиеш. Кирәк булган очракта гражданин, үз фикерен дәлилләү өчен, .doc/.docx форматында электрон формадагы  документ һәм материаллар терки ала.

2. Стратегия проектына кагылышлы фикерләр һәм тәкъдимнәр кәгазьдә язмача юлланган очракта, мәҗбүри тәртиптә  гражданинның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), почта адресы, фикер һәм тәкъдимнең асылы, шәхси имзасы һәм датасы күрсәтелергә тиеш. Кирәк булганда  гражданин үз фикерен дәлилләү максатында   документ һәм материаллар яки аларның күчермәләрен терки ала.

Стратегия проектына карата иҗтимагый фикер алышулар вакыты тәмамланганнан соң гражданнардан килгән тәкъдимнәр, фикерләр документны камилләштерү вакытында исәпкә алынмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International