ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында булган гарантияле республика ярдәме ярдәмендә Татарстан бизнесы 2024 елның I кварталында 2,5 млрд сумлык ташламалы финанслар җәлеп итә алган. 

Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Старт» программасы конкурсларына гаризалар кабул ителә башлады. Программа «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Ясалма интеллект» федераль проекты нәтиҗәсен үтәү максатыннан гамәлгә ашырыла. Татарстанлылар үзләренең инновацион эшләнмәләрен гамәлгә ашыру өчен грантлар ала ала.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Апрель аенда законнарда берничә үзгәреш үз көченә керде. Үзгәрешләр эшкуарлык өлкәсенә дә кагылды.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы региональ үсеш институты булып торган «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе Күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.

1 апрельдән республика халкы транспорт инфраструктурасының һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын бәяли алачак, шулай ук  Кама агломерациясе территорияләренең* үсеше буенча үз теләкләрен һәм идеяләрен калдыра алачак. Алынган мәгълүмат «ТР пространстволы планлаштыру институты» ДБУ белгечләре тарафыннан анализланачак һәм мастер-планны эшләгәндә исәпкә алыначак. Халыктан тәкъдимнәр  «Кама 2050» краудсорсинг платформасында кабул ителә.

«Анатомика» ҖЧҖ (Казан, Татарстан) травматология, ортопедия һәм арка хирургиясе өчен югары технологияле имплантатлар һәм инструментлар җитештерүче яңа станоклар сатып алу өчен 15,7 млн.сумлык лизинг финансларын җәлеп иткән. Өстәмә җиһазлар предприятиегә еллык җитештерү күләмен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукцияне 30 млн.сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа продукция төрләре арасында янбаш сөяге буыннары эндопротезалары бар. Җитештерүне үстерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 336 млн.сумнан артык тәшкил итәчәк. 

«Иджара-Лизинг» ҖЧҖ партнерлык финанслары буенча эшчәнлек алып бару өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертелгән. Карар Россия Банкы тарафыннан кабул ителгән һәм https://www.cbr.ru/rbr/rbr_fr/ сайтында бастырылган.


29
март, 2024 ел
җомга

Республикада партнерлык (ислам) финансларын гамәлгә ашыру кысаларында эксперимент буенча системалы эш алып барыла. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда эшли башлаган партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктларын тәкъдир иттеләр.  

Татарстан эшкуарлары өчен МСП.РФ платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы бар. Ул продукцияне сатуны җайга салырга, импортны алмаштыру максатыннан җитештерү секторы предприятиеләре өчен яңа тикшерелгән партнер-провайдерлар табарга, үз җитештерүен нинди юнәлештә үстерергә яки үзгәртеп юнәлдерергә икәнен аңларга ярдәм итә. 

Татарстанда илкүләм проектлар буенча эшләрне башкаруга 2019 елдан 2023 елга кадәр 180,9 млрд.сум акча юнәлтелгән. Бүлеп бирелгән акчалар шәһәр мохитен, социаль өлкәне яхшы якка үзгәртергә, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек биргән. ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында биш ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2024 елга планнар һәм илкүләм проектларның яңа юнәлешләре турында сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International