Сәрия Сираҗиева: Татарстанда 5 ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 180 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстанда илкүләм проектлар буенча эшләрне башкаруга 2019 елдан 2023 елга кадәр 180,9 млрд.сум акча юнәлтелгән. Бүлеп бирелгән акчалар шәһәр мохитен, социаль өлкәне яхшы якка үзгәртергә, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек биргән. ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында биш ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2024 елга планнар һәм илкүләм проектларның яңа юнәлешләре турында сөйләде.  

Татарстанда 13 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, аларның составына 50 төбәк проекты керә. Алар икътисадый үсеш, кеше потенциалы һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру кебек юнәлешләр буенча эшләнгән. Илкүләм проектлар халыкны һәм аның сәламәтлеген саклауга, үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләрен үстерүгә, яшәү өчен куркынычсыз мохит булдыруга, эшкуарларның нәтиҗәлелеген арттыруга, цифрлы трансформациягә юнәлдерелгән.

Бүлеп бирелгән финанслар ярдәмендә республикада яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектлары төзелгән. Биш ел эчендә 80 гомуми белем бирү учреждениесе төзелгән, бу балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең 100% ирешергә һәм 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 80% артыгын өстәмә белем бирү белән колачларга мөмкинлек биргән.

Яшь гаиләләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм сизелерлек була бара, өлкән буынга мөнәсәбәт үзгәрә, «Демография», «Мәгариф» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен күбрәк кеше тота башлый.

Шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру өлкәсендә җитди үзгәрешләр булган. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның 5 елында 293 парк, сквер һәм иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелгән.

Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасы кысаларында 2019 елдан 2023 елга кадәр гомуми мәйданы 20,6 мең квадрат метр булган 648 бина күчерелгән, аларда элек 1,8 меңгә якын кеше яшәгән.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиеваның   «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International