Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы региональ үсеш институты булып торган «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе Күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Утырышта шулай ук Күзәтчелек советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Сибур» ҖЧҖнең «Интеллектуаль милек» практикасы җитәкчесе Мария Богомолова, «ТатНИПИнефть» институты директорының беренче урынбасары Азат Зарипов, «Иннополис университеты» югары белем бирү оешмасының цифрлы проектларны үстерү буенча директор урынбасары Алексей Павлов һ.б. катнашты.
ТР ФТМҮ җитәкчесе Арсен Савва 2023 ел өчен ТР ФТМҮ эшчәнлеге һәм 2024 елга планнар турында доклад белән чыгыш ясады. Ул төп бурычлар, дәүләт заказчылары һәм НИОКР башкаручылары, фән, технологияләр һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча бүлү, патент-лицензия белән тәэмин итү һәм экспертиза турында сөйләде.
Мәсәлән, 2023 елда уйлап табу активлыгы коэффициенты 12 процентка, 2022 елда 1,88 башлап 2,1 процентка кадәр арткан. 2023 елда Татарстан Республикасыннан гариза бирүчеләр Роспатентка уйлап табуга 845 гариза биргән, бу узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк, 2017 ел күрсәткеченнән 22,8 процентка артык. Шулай ук узган елда республикадан мөрәҗәгать итүчеләр интеллектуаль милек объектларына 677 патент алган.
2023 елда республикадан гариза бирүчеләр Роспатентка сәнәгать үрнәгенә 137 гариза тапшырган, бу 2022 ел күрсәткеченнән ике тапкыр артык, шулай ук 108 патент алган.
2024 елга стратегик үсеш бурычларын тормышка ашыру буенча чаралар планы турында сөйләгәндә, ул Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү буенча эшләрне оештыруга һәм үткәрүгә, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашуга игътибарны юнәлтте.
Моннан тыш, утырышта үзәкнең 2024 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы тәкъдим ителде. Совет 2024 елга әлеге планны раслады һәм ТР ФТМҮ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне тикшерде.
ТР ФТМҮ – Татарстан Республикасының интеллектуаль милек өлкәсендәге компетенцияләр үзәге, республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла торган барлык фәнни-тикшеренү эшләрен теркәү һәм исәпкә алу буенча республикада вәкаләтле орган булып тора. 2010 елда төзелгән НИОКРны исәпкә алу системасы тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне анализлауның нәтиҗәле коралына әверелде. 2006-2023 елларда Татарстан Республикасы фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләрен дәүләт исәбенә алуның бердәм системасында 2448 объект теркәлгән, аларның гомуми суммасы – 2,2 млрд.сумнан артык.
«Бүгенге көндә карала торган мәсьәләләр Россия Президенты алдыбызга куйган иң мөһим бурычларның берсен хәл итүгә юнәлдерелгән, технологик суверенитетка ирешүгә, Күзәтчелек советына һәм ТР ФТМҮ республикабызның фәнни оешмалары һәм предприятиеләренең интеллектуаль милеген яклау өлкәсендә актив эшкә көйләнергә кирәк», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.