Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республиканың мәдәният тармагы белгечләрен әзерләү һәм аларны һөнәри үстерүнең республика стратегиясе проектын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнашты

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2015 елның 30 сентябрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният тармагы өчен белгечләр әзерләү һәм аларны һөнәри үстерүнең республика стратегиясе проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы уздырылды.

Эшче төркем составы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2015 елның 20 августындагы 1838-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы мәдәният тармагы өчен кадрлар әзерләү системасын камилләштерү буенча чаралар эшләүнең оештыру мәсьәләләре каралды, мәдәният тармагы белгечләрен әзерләү һәм аларны һөнәри үстерүнең республика стратегиясе проектының аерым бүлекләре өчен җавап бирүче эшче төркем җитәкчеләре, һәм шулай ук  әлеге стратегия проектын эшләүнең һәм килештерүгә җибәрүнең якынча сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International