Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның гыйнвар–август айлары өчен республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингын әзерләде

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның гыйнвар–август айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары  лидерлык позицияләрен билиләр. 

2015 елның гыйнвар–август айларында  Мөслим (+5 позиция) һәм Әлки (+4 позиция) муниципаль районнары иң зур уңай үзгәрешләргә ирешкәннәр. 

Минзәлә (-3 позиция) һәм Әтнә (-3 позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыннары түбәнәйде. Әлеге тискәре күренешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуына, өстәмә кыйммәт күләменең кимүенә, торак йортларның гомуми мәйданнары үсешенең тоткарлануына бәйле. 

Рейтинг белән тулырак  сайтның тиешле  бүлегендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International