Артём Здунов өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы, өлкән буын вәкилләре! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! 

Бу көнне без пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре – үз гомерләрен илгә, кешеләргә, балаларга, җәмгыятькә багышлаган бар халыкка – әти-әниләребезгә һәм остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез. 

Сез бай тормыш тәҗрибәсенә, зирәклеккә, бәһасез һөнәри белемнәргә ия. Сезнең акыллы һәм файдалы киңәшләрегез дөрес карарлар кабул итәргә булыша. Без республика үсешенә керткән өлешегезне югары бәялибез, үсеп килүче буын өчен үрнәк булган  сабырлыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәи хезмәтегез өчен рәхмәтләребене җиткерәбез.

Ихлас йөрәктән сезгә ныклы сәламәтлек һәм актив тормыш, күңел җылысы һәм бәхетле тормыш телибез! Сезне туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәт һәм ихтирам хисләре җылытсын, ә аларның уңышлары шатландырсын һәм рухландырсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International