Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы карарына ярашлы рәвештә, 2015 елның 21 сентябреннән «Старт» программасы буенча финанслау күләме арттырыла.
Беренче этапта грант күләме 2 млн сумга кадәр булачак. Икенче һәм өченче этапларда – 3 һәм 4 млн сум. «Старт» программасын финанслау күләме гомумән алганда 9 млн сумга кадәр арттырылачак.
2015 елның 4 октябренә кадәр кергән гаризалар агымдагы елда каралачак.
Тапшырылган гаризаларга төзәтмәләр кертү өчен, «Фонд-М» системасына ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: тел.: +7 (495) 231-1906 (өст. 196) (эш көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр һәм 14.00дән 18.00гә кадәр), e-mail: support@fasie.ru (конкурс исемен күрсәтеп, гаризаның номеры һәм гаризаны эшләп бетерүне сорап язган үтенеч белән).
Программаның максатлары, төп этаплары, гаризаларны карау тәртибе турында җентекле мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://fasie.ru/osnovnye-polozheniya-programmy.
Гаризаларны тапшыру Интернет челтәрендә http://online.fasie.ru адресы буенча башкарыла.