2015 елның 1 октябрендә «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белән берлектә, кече эшкуарлык субъектлары, инвалидлар оешмалары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү максатында товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларда катнашу сорауларына багышланган бушлай семинар үткәрә.
Семинар барышында алынган белемнәр белгечләргә һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен үстерергә мөмкинлек тудырачак, предприятиеләрнең сатып алуларда катнашуының нәтиҗәлелеген күтәрүгә нигез булып торачак.
Семинарның үткәрелү урыны – түбәндәге адрес буенча урнашкан Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге: Казан ш., Оренбург тракты ур., 24.
Әлеге чарада катнашу өчен, гаризаларны электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: crz.rt@tatar.ru.
Белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 291-97-40, 291-97-74.