2016 елга Татарстан Республикасы бюджет проекты беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде

2015 елның 9 октябре, җомга

2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар тарафыннан  2016 ел бюджет проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының 2016-2018 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән ТР икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул фараз күрсәткечләрен формалаштыру макроикътисадый күрсәткечләр динамикасының әкренәюе дәвам иткән һәм энергиягә бәяләр конъюнктурасының югары булмаган шартларында  баруына басым ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International