Артём Здунов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Яр Чаллы эшкуарлары сорауларына җавап бирде

2015 елның 9 октябре, җомга

Яр Чаллыда  2015 елның 8 октябрендә  «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында оештырылган эшкуарлар белән чираттагы очрашу вакытында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов автошәһәр бизнесменнары сорауларына җавап бирде һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программалары турында сөйләде.

Икътисад министры  Артём Здунов, журналистлар сорауларына җавап биреп, эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән даими рәвештә төрледән-төрле форматларда үткәрелә торган очрашуларның системалы булуын искәртте. Очрашулар «Бизнес һәм хакимият» форматында булганда  без эшкуарларның нәрсә турында сөйләячәкләрен алдан ук билгеләп куябыз, шул ук вакытта эшкуарлык структураларының берләштерелгән соравы да әзерләнә, аны без тамырдан тикшерә, ә кайчак урында ук хәл дә итә алабыз. 

Министр белән очрашуга әзерлек  алдыннан эшкуарлардан барлыгы 150гә якын сорау алынды. Сораулар тематик төркемнәргә бүленде һәм аларның 18е очрашуны оештыручылар тарафыннан тикшерелүгә тәкъдим ителде. 

Сорауларның күпчелек өлеше кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларына кагылышлы  иде, атап әйткәндә, «Лизинг-грант», «50/50» кебек программаларга, микрозаймнарга багышланган сораулар яңгырады. Очрашу кысаларында катнашучылар кече бизнес өчен экспортның ачыклыгы, салым салуның гамәлдәге формалары, газга тарифларны индексацияләү һ.б. кайбер сорауларны карарга да өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International