Өлкән буын декадасын бәйрәм итү кысаларында Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендә Татар дәүләт драма театрының хәйрия спектаклен карады

2015 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Чаллыга сәфәре программасы татар драма театрына бару белән тәмамланды. Биредә Өлкән буын декадасын бәйрәм итү кысаларында хәйрия спектакле күрсәтелде. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Абдуллин белән бергә  алар «Яр» спектаклен карадылар. 

Спектакль башланыр алдыннан  Артём Здунов һәм Ринат Абдуллин Чаллының өлкән буын вәкилләрен сәламләделәр, бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Яр Чаллыны күтәрү, аның иминлеге хакына озак еллар буена куелган фидакарь хезмәтләре, туган шәһәрләрен яратулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм спектакльне караганда күтәренке кәеф теләделәр.

Пьесаның авторы – ТРның халык артисты Булат Сәләхов, сәхнәгә куючы  режиссер – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Фаил Ибраһимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International