Россия Икътисадый үсеш министрлыгы КФҮләр эшчәнлеген оештыру сораулары буенча бөтенроссия семинарын үткәрде

2015 елның 9 октябре, җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында  2015 елның  7 октябрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) эшчәнлеген оештыру сораулары буенча бөтенроссия семинары үтте. 

Семинарда  КФҮләрне төзү һәм үстерү өчен җаваплы төбәк хакимияте органнары, Вәкаләтле КФҮ  вәкилләре, һәм шулай ук  дәүләт хезмәтләрен КФҮләр аша күрсәтә торган хакимият органнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан  семинарда Икътисад министрлыгының Административ реформа мәсьәләләре идарәсе  башлыгы Альбина Гергерт,  «ТРнда КФҮ» ДБУ җитәкчесе урынбасары Наталья Баркова, «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУПнең электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге башлыгы Артём Климин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International