Татарстан Республикасында «Россиянең яшь эшкуары – 2015» конкурсының төбәк этабы үткәрелә

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

2015 елның 5 октябреннән алып 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы «Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын үткәрәчәк.

Конкурсның максаты – нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак, эшкуарлыкны яшьләр мохитендә популярлаштыру, Татарстан Республикасы икътисадый-социаль алгарышының мөһим факторы буларак, яшь эшкуарның уңай образын формалаштыру, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы актив һәм сәләтле яшь кешеләрне ачыклау һәм аларны бүләкләү.

Гаризаларны тапшыру һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать  итәргә мөмкин: Predprinimatel.molod@tatar.ru , һәм шулай ук  524-90-90 телефон номерына шалтыратырга да була  (шалтыратулар 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International