2015 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия икътисады турында 34нче «Икътисадны адаптацияләүне һәм трансформацияләүнең кыенлыклары» дип аталган Бөтендөнья банкы докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә лицензияләр реестрында металл калдыкларын җыю һәм эшкәртүгә караган 354 пунктта үз эшчәнлекләрен алып баручы 92 юридик зат һәм шәхси эшкуар исәпләнә, бу агымдагы ел башына караганда бераз күбрәк.