2015 елның 3 ноябрендә Хезмәт сараенда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова рәислегендә «Эш хакы, хезмәт җитештерүчәнлеге: заманча тенденцияләр» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды.
«Түгәрәк өстәлдә» Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул алга таба да хезмәт җитештерүчәнлегенең үсешенә һәм югары җитештерүчәнлекле хезмәт урыннарын арттыруга ярдәм итәргә тиешле инновацияле инфраструктураны үстерү буенча республикада алып барылган эш турында сөйләде.