Татарстан Республикасы КФҮндә компенсация алу өчен алданган кертемчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе


2015 елның октябрендә  «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) ДБУ һәм Кертемчеләр һәм акционерлар хокукларын яклау буенча   федераль иҗтимагый-дәүләт фонды арасында КФҮләрдә алданган кертемчеләрнең компенсация сорап  язган  гаризаларын кабул итү хезмәтен күрсәтү  турында килешү имзаланды.

Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 18 ноябрендәге  1157нче Указына ярашлы рәвештә, Кертемчеләр һәм акционерлар хокукларын яклау буенча   федераль  иҗтимагый-дәүләт фонды Россия Федерациясе финанс һәм фонд базарларында Россия Федерациясе хокук актларын бозган, үз эшчәнлекләрен туктаткан һәм түләү өчен Фонд реестрына кертелгән финанс компанияләре тарафыннан зыян күргән Россия гражданнарына (кертемчеләргә һәм акционерларга) компенсация түләүне башкарырга вәкаләтле.

Хәзерге вакытта гариза бирүчеләр (яисә аларның вәкилләре), алданган кертемчеләргә компенсацияләр бирүне сорап язган гаризаларын һәм документларын тапшыру өчен, Казан шәһәрендә урнашкан КФҮләргә  (КФҮ ДБУләренең Заречье, Яңа Савин, Идел буе, Көньяк филиалларына) мөрәҗәгать итә алалар.  

Гражданнардан кабул ителгән гаризалар һәм документлар КФҮ тарафыннан Мәскәү шәһәрендәге Федераль фондка компенсация түләү буенча карар кабул итү өчен тикшерүгә җибәрелә.  Федераль  фонд гражданнарга компенсацияләрне (түләүләрне) гариза тапшыручылар тарафыннан банкларда ачылган исәп-хисап счетларга  күчерә.

Компенсация акчаларын алу өчен кирәкле документлар  турында мәгълүматны КФҮләрдә, һәм шулай ук Федераль фондның рәсми сайтында табарга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International