Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен үтәү барышы турында

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе


2015 елның  3 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. 

Төп сорау сыйфатында профессиональ квалификацияләрнең милли системасы каралды, шул исәптән хезмәткәрләрнең профессиональлек дәрәҗәсе квалификациясенә бәйсез бәя бирү һәм эшче кадрларны профессиональ әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүнең база үзәген төзү сораулары да тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International