2015 елның 29 октябрендә Дәүләт ярдәме алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бизнес-проектларын гамәлгә ашыру барышында туа торган сорауларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Утырышның беркетмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/commission_on_problem_questions/2015-god.htm.
Утырыш барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының килешүләрнең гамәлдә булу вакытларын озайтуны сораган 153 мөрәҗәгате каралды.
Утырыш йомгаклары буенча 147 кече һәм урта эшкуарлык субъекты белән субсидияләр бирү турындагы килешүне озайту турында карар кабул ителде.
Үтенечләре канәгатьләндерелгән эшкуарларга Татарстан Републикасы Икътисад министрлыгы белән өстәмә килешү төзергә кирәк булачак.
Тутыру формасын күчереп алу өчен, әлеге сылтама (форманы электрон рәвештә дә, язма рәвештә дә тутырырга рөхсәт ителә) буенча барырга кирәк.
Тутырылган өстәмә килешүне ике данәдә түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына китерергә кирәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб.529.
Белешмәләр өчен тел.: (843)524-90-51, 524-90-91 яисә электрон почта адресы: Gataullina.Aliya@tatar.ru, R.Nurtdinov@tatar.ru.