ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алу өлешен арттыру максатларында, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан туры килүне бәяләү үткәрелергә тиешле төбәк дәрәҗәсендәге заказчылар исемлеге расланды. Әлеге исемлекне раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев имзалады.

Семинарлар  «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП хезмәтләре тарафыннан атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 11:00 сәгатьтә уздырыла. Семинарларны үткәрү адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 4 кат, ТР Икътисад министрлыгы актлар залы.

Яр Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә 2016 елның 22 апрелендә суыткыч җиһазлар җитештерү буенча «Хайер» заводын ачу тантанасы узды.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгында 2016-2017 елларда инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча алты тематик эшче төркем эше буенча киңәшмә үткәрелде.

РФ Федерация Советының   «Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның роле» дип аталган парламент тыңлауларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар көче белән халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге өлешендә Президент юлламасын башкару сорауларын тикшерделәр.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 апрелендә Словения Республикасы икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкчелегендәге Словения Республикасы  делегациясе белән очрашу барышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итте.

Икътисадый үсеш министрлыгы, социаль юнәлешле КБОга ярдәм итү буенча төбәкләр рейтингын төзүгә катнашы булган Хезмәт министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка ведомстволар белән бергә, әлеге рейтингның критерийларын эшли. Социаль юнәлешле КБОларга ярдәм итү һәм хезмәтләр күрсәтүнең көндәшлеккә сәләтле ысулларын тормышка ашыру, социаль хезмәтләр күрсәтүнең ачыклыгын тәэмин итү буенча РФ субъектлары рейтингын формалаштыру 2016-2020 елларга халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен бүленә торган бюджет акчаларын СЮ КБОна бирүне этаплап оештыру хөкүмәт программасында каралган.

«Цифрлы технологияләр үзәге» прототиплаштыру үзәгенә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а) 2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аның белән бергә Үзәкне караган затлар арасында ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, республика сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә бар иде.

Университетларның һәм фәнни оешмаларның илнең инновацияле экосистемасындагы ролен «Инновацияләр экосистемасы: университетлар һәм фәнни үзәкләр – 2016» II Форумы кысаларында «Илнең инновацияле үсеше драйверлары буларак университетлар һәм фәнни оешмалар» дип аталган пленар сессиядә тикшерделәр.

Президент йөкләмәләрен үтәү кысаларында, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләре турында һәм шундый системаны эшләү һәм гамәлгә кертү буенча пилот проектны тормышка ашыруның план-графигы турында тиешле күрсәтмә проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм Хөкүмәткә кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International