Университетларның һәм фәнни оешмаларның илнең инновацияле экосистемасындагы ролен «Инновацияләр экосистемасы: университетлар һәм фәнни үзәкләр – 2016» II Форумы кысаларында «Илнең инновацияле үсеше драйверлары буларак университетлар һәм фәнни оешмалар» дип аталган пленар сессиядә тикшерделәр.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин университетлар өчен инновацияле мохитне үстерү буенча мөмкинлекләрне структурлаштыру турында сөйләде һәм аларны гамәлгә ашырырга булыша торган төп өстенлекләрне һәм ысулларны билгеләде.