Яр Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә 2016 елның 22 апрелендә суыткыч җиһазлар җитештерү буенча «Хайер» заводын ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «Хайер» Корпорациясе президенты Лян Хайшань, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.