«Цифрлы технологияләр үзәге» прототиплаштыру үзәгенә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а) 2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аның белән бергә Үзәкне караган затлар арасында ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, республика сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә бар иде.
Кунакларга 3D модельләр буенча кою формаларын эшләү өчен кулланыла торган сәнәгать 3D-принтеры эшен күрсәттеләр.
ТР Премьер-министры фикере буенча, «Цифрлы технологияләр үзәге» үз өлкәсендә башка конструкторлык бюролары белән көндәшлек итәргә сәләтле.