Инновацияле кластерларга ярдәм буенча алты тематик эшче төркем билгеләнде

2016 елның 22 апреле, җомга

РФ Икътисадый үсеш министрлыгында 2016-2017 елларда инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча алты тематик эшче төркем эше буенча киңәшмә үткәрелде.

Түбәндәге тематик эшче төркемнәр (ТЭТ) билгеләнде:

«Инновацияле инфраструктура үсеше»;

«Чимал булмаган экспортны һәм халыкара фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү»;

«Инвестицияләрне җәлеп итү практикасы»;

«Кластерлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү»;

«Технологияләрне коммерцияләштерү»;

«Кадрларны әзерләү».

Чарада катнашучылар 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен ТЭТ составын, форматын һәм эш графигын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International