2016 елның 20 апрелендә Словения Республикасы икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкчелегендәге Словения Республикасы делегациясе белән очрашу барышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итте. Сәламләү сүзе белән шулай ук Словения Республикасы икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек чыгыш ясады.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы белән Словения Республикасы арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне җайлау, экспорт-импорт мөнәсәбәтләрен үстерү, яклар территорияләрендә үткәрелә торган халыкара чараларда катнашу сорауларын тикшерделәр.