2016 елның 9-19 июне көннәрендә Парижда Futur en Seine 2016 Халыкара фән фестивале узачак. Чара Франция һәм бөтен дөньяның иң яңа цифрлы эшкәртмәләренә багышланган.
Фестивальдә дизайнерлар, җитештерүчеләр, дөнья IT-базары кече инновацияле предприятиеләре һәм экспертлары вәкилләре катнашачак.
Futur en Seine ел саен июнь аенда ун көн дәвамында уздырыла.
Чара турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта карарга мөмкин: http://www.futur-en-seine.paris/ яисә +7 (495) 650 – 87 – 25; +7 (495) 650 – 87 – 18 телефон номерлары буенча шалтыратырга була.