КУЭ субъектлары II Балтыйк буе эшкуарлар конгрессында катнашты

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларының II Балтыйк буе эшкуарлар конгрессында (алга таба -  конгресс) катнашуын оештырды. Конгресс 2016 елның 30-31 мае көннәрендә Калининград шәһәрендә үтте.

Әлеге чара кысаларында  "Калининград – Россиянең нәтиҗәле экспорт потенциалы өчен мәйданчык" күргәзмәсе дә оештырылды. Конгресс барышында Татарстан Республикасы эшкуарлары башка төбәк вәкилләре белән В2В-очрашуларында катнаштылар, һәм шулай ук Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе предприятиеләрендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International