2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр моношәһәрләр үсеше проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының беренче модуле (алга таба – Программа) узды. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.
Программаның максаты - шәһәрләрнең монобәйлелеген киметүгә, икътисадны диверсификацияләүгә, яңа эш урыннары булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән комплекслы үсеш проектларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга сәләтле идарәче командаларны формалаштыру һәм аларны укыту.