Гавами консультацияләр уздырыла

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  2014 елның 18 декабрендәге  344нче боерыгы белән расланган Хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм тимер юл транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле транспорт вакыйгалары һәм башка вакыйгаларны классификацияләү, тикшерү һәм исәпкә кую тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында»гы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.

Үзегезнең фикер-тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International