КУЭны үстерү стратегиясендә кадрлар потенциалы үсешенә зур игътибар күрсәтелә. Бу турыда «Кече һәм урта бизнес өчен белем бирү проектлары» панель дискуссиясендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлелекне үстерү департаменты директоры Максим Пашин хәбәр итте.
2030 елга кадәр КУЭ үстерү стратегиясенең төп бүлекләренең берсе булып «Кадрлар һәм эшкуарлык потенциалын ныгыту» тора. Стратегия кысаларында берничә пункты әлеге сорауны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар планы расланды.