Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «MOS 2016» Халыкара халык куллану товарлары күргәзмәсенә чакыра

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Эшкуарларны «MOS 2016» 49нчы Халыкара халык куллану товарлары күргәзмәсенә чакырабыз. Күргәзмә Словниянең Целе шәһәрендә 2016 елның 13-18 сентябре көннәрендә узачак.

Үзәк катнашучыларның теркәү җыемнарын һәм күргәзмә мәйданчыгы өчен чыгымнарын  (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) күтәрә, юл һәм яшәү чыгымнары – компания акчалары хисабына.

Әлеге күргәзмәдә катнашу сораулары буенча Үзәккә түбәндәге телефон номерына шалтырата: +7 (843) 524-76-70 яисә электрон почтага  tatexport@yandex.ru яза аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International