Мәскәүдә «Көчле Россия – 2016» эшлекле даирәләр саммиты уздырыла

2016 елның 17 июне, җомга

2016 елның 5 июлендә «Царицыно» Дәүләт музей-тыюлыгының Зур сараенда (Мәскәү ш., Дольская ур., 1) «Көчле Россия – 2016»  эшлекле даирәләр саммиты үткәрелә.

«Көчле Россия» эшлекле даирәләр саммиты -  социаль-икътисадый сферада ел саен үткәрелә торган халыкара чара. Ул милли куркынычсызлыкны ныгытуга, дәүләтара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм илдә эшлекле һәм инвестицион климатны яхшыртуга юнәлдерелгән. Эшлекле даирәләр саммиты дәүләт, Россия фәне, бизнес һәм нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру өчен мәйданчык булып тора.

Чара турында тулырак мәгълүмат  www.sdkrussia.ru. сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International